53 яшьлек ир, көнләшеп, хатынын һәм абыйсын үтергән
Гаепле ир-ат үзе полициягә шалтыраткан һәм кылган гамәлен таныган, дип яза Татар-информ.
Башкортстанда яшәүче 53 яшьлек ир-ат, көнләшеп, хатынын һәм абыйсын атып үтергән. 3 ноябрьдә ир-ат, бүлмәдә 44 яшьлек хатыны белән 65 яшьлек абыйсының бергә булуларын күреп, карабиннан башта - хатынына, ә аннары качарга тырышкан абыйсына аткан. Төбәк тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, Ике зыян күрүче дә һәлакәт урынында ук үлгән. Гаепле ир-ат үзе полициягә шалтыраткан һәм кылган гамәлен таныган, дип яза Татар-информ. Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркеме килгән. Җинаять эше кузгатылган. Һәлакәт урыны тикшерелгән, җинаять кылуда шикләнелгән ир-ат тоткарланган, аңа карата ике кешене үтерүдә гаепләү белдерелгән. Җинаять кылу нечкәлекләрен ачыклау максатыннан, тикшерү эшләре алып барыла. Фото: Салават Камалетдинов, ТИ Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=23814
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев