Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган Россия гаиләләре 10 мең сум акча алачак

Россия Президенты Владимир Путин бүген шул хактагы указны имзалады.

6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган Россия гаиләләре 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Россия Президенты Владимир Путин бүген шул хактагы указны имзалады. Документ тексты Кремль сайтында дөнья күргән.

Акча быелның август – декабрь айларында күчәргә тиеш. Пособиене 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарның (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) берсе алачак. Тагын шунысы бар – балага 2021 елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь тулган булырга тиеш.

Пособие инвалидлыкка ия һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча укучы 18-23 яшьлек Россия гражданнарына да каралган. Акча аларның ата-аналарының берсенә яки законлы вәкилләренә күчереләчәк.

Бер тапкыр бирелә торган акча һәр балага түләнә. Гражданнар 2021 елның 1 ноябренә кадәр РФ Пенсия фондына пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә ала.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларга пособиеләр 10 мең сум