Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

62 яшьлек ир 87 яшьлек анасын тукмаган

Картлык белән адәм баласына акыл да килә, диләр. Тик кайбер очракларда картлык үзе генә дә килә шул.

Стәрлетамакта яшәүче 62 яшьлек ирнең 87 яшьлек әнисенә кул күтәрүе турында шулай дими, ни диясең!

Үзенә гомер бүләк иткән әнисен тукмаганда ир исерек булган. Мескен ана дәваханәгә мөрәҗәгать иткән.

Табиблар аның тәнендә күпсанлы күгәргән урыннарны күреп, таң калган. Сугыш чукмарын полиция дежур бүлегенә алып киткән. Элек тә аның җинаять җаваплылыгына тарттырылган булуы ачыкланган. Бу юлы җаһилга 3 ел ирегеннән мәхрүм ителү яный, дип яза Кызыл таң басмасы.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять