Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

68 миллион сум акча урлаган Игорь Богаченкога хөкем карары чыгарылды

Бүген - 26 ноябрьдә, Яшел Үзән судында Игорь Богаченко һәм аның булышчыларына карата хөкем карары чыгарылды. Явыз ниятле адәмнәр Саклык банкыннан 68 миллион сум акча урлауда гаепләнелә.

Судта соңгы сүз белән чыккан Игорь Богаченко, ялган мәгълүмат таратуда журналистларны гаепләде һәм гаиләсенә кагылмауларын сорады. "Сезне һәм эшегезне хөрмәт итәм, - диде ул. - Минем гамәлләрне тикшерергә хакыгыз бар. Әмма нигә минем гаиләгә тияргә?"
Шулай ук Богаченко әлеге җинаятьне кылуда үз гаебен таныды. Әмма моңа вакытында хезмәт хакы бирмәгән банк үзе дә этәрде, дип тә ассызыклады. Моннан тыш судтан кырыс җәза чыгармауларын да сорады.

- Мине иректән мәхрүм ителүнең беренче 4 елында төрмәгә озатып, сез гаиләмне дә җәзага тартасыз, - диде Богаченко, дәүләт гаепләүчесе сораган 15 ел һәм аның беренче 4 елын кырыс режимлы колониягә озату турындагы сүзләренә ишарәләп. - Улым туды. Әле мин аны бер тапкыр да күрә алмадым - очрашу мөмкинлеге бирелмәде. Төрмә дә булса, мин аны тагын озак еллар күрмәячәкмен. Мине гаиләдән читләштерү, ату җәзасына тарту белән бер. Үз гамәлләрем өчен миллион тапкыр үкендем инде. Судтан мине кырыс җәзага тартмавын сорыйм, - дигән иде.

Бүген шәһәр судында хезмәттәшен яралап, инкассатор машинасын талап качкан Игорь Богаченко һәм аның ике булышчысына карата кузгатылган эшкә нокта куелды. Игорь Богаченко кырыс режимлы колониягә озатылу шарты белән 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Илья Кострубин - 8 елга кырыс режимлы колониягә озатылды, ә Юрий Зеликов булышлык күрсәтүдә гаепле, дип табылды һәм 5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул да кырыс режимлы колониягә озатылачак.
Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250