Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

68 миллион сум акча урлаган инкассатор "Честный детектив" тапшыруында җинаятьне ничек кылуы хакында сөйли

Акча урлап тотылган инкассаторның "сере" бөтен дөньяга танылды. "Россия-1" каналының "Честный детектив" тапшыруы Татарстанның Яшел Үзән шәһәре инкассаторы турында сюжет әзерләгән.

Ни гаҗәп, моңа кадәр артыгын сөйләшмәгән, әмма кырын гамәле белән зур шау-шу тудырган инкассатор Игорь Богаченко федераль канал хезмәткәрләре белән ачыктан-ачык гәп куерткан. Сюжетта банкның элеккеге хезмәткәре әлеге җинаятьне ничек кылуы, мондый адым ясарга нәрсә мәҗбүр итүе хакында сөйли. Иң мөһиме, урланган акчаларны кая куюы турында да әйтә.

Әлеге хәл быелның 23 гыйнварында булган иде. Исегездә булса, 26 яшьлек инкассатор хезмәттәшен атып яралап, 68 миллион сум акча урлап качты. Хокук сакчылары аны 5 көннән соң кулга төшерде, дип хәбәр итә интертат.ру.
Фото: http://www.youtube.com/watch?v=OeKv0kZNNuE

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250