Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

70 яшьтән узган кешеләргә машина йөртүне тыялар?

Машина йөртү таныклыгы ничә яшьтәге кешеләргә генә бирелергә тиеш?

«Россия ветераннары» хәрәкәте катнашучылары РФ Эчке эшләр министрлыгына машина йөртүчеләр өчен югары яшь чиген билгеләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, дип яза «Татар-информ» Shot телеграм-каналына сылтама белән.  Мөрәҗәгатьтә язылганча, яшь арту белән кешеләрнең ишетү һәм күрү сәләте кими, реакциясе акрыная. Бу юлда куркыныч тудырырга мөмкин. Шул сәбәпле олы яшьтәге машина йөртүчеләргә чираттан тыш катгый медицина тикшерүләре үтү зарур.

- Медицина комиссиясен уңышлы узган очракта, билгеле бер яшьтән өлкәнрәк шоферларга машина йөртү таныклыгы гадәттәгечә 10 елга түгел, ә кыскарак вакытка, мәсәлән, биш елга һәм аннан да азракка биреләчәк, - диелә хәбәрдә.

«Россия ветераннары» хәрәкәте активистлары машина йөртү таныклыгы катгый рәвештә 18 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләргә генә бирелергә тиеш, дип саный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев