Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

7500 урынына 2500 дер бәлки...

Балтач җәмәгать судының беренче номерлы участогына ЮХИДИдан атна саен берәр эш керми калмый.

Узган ел 24 октябрьдә Норма авылында яшәүче Габнасыйров Д.га тизлекне арттырган өчен 500 сум штраф салган булганнар. Түләмәгән. «Оныттым», диде ул суд утырышында. Һәм бу хәтерсезлеге өчен 1000 сум штраф салынды.
Балтачтан Таҗетдинов Д. тормыш мәшәкатьләре белән онытып җибәргәнмен дип уфтанудан нишләргә белмәде. Законны яхшылап аңлатканнан соң, судья Зөһрә Мөхәммәтҗанова аны да штрафка тартты.
Юлда тиешле араны сакламаган өчен узган ел инспектор салган 1500 сум штрафына 3000 сум өстәлде. Юлда йөрү таләпләрен үтәмәгән өчен салынган 1000 сумлык штрафын да түләмәгән булган. Анысына тагын 2000 сум өстәлде. Бер бала үстерүче әти кешенең гаиләсе бюджетына хәзер менә 2500 урынына 7500 сум акча керми кала.

Фото: http://www.liveinternet.ru/users/glassarij/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250