Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

8 айлык баланы кыйнаган тәрбиячегә шартлы хөкем

видеокамераны телефон аша кереп караса, җан өшеткеч картина күрә: тәрбияче идәнгә яткырган балага берничә тапкыр аягы белән тибә, шул арада башына да аяк белән басып ала, баланы муеныннан тотып, төрле якка селки.

Бу хәл Стәрлетамак шәһәрендә була. Узган ел әни кеше (N. дип атыйк) үзенеӊ 8 айлык баласына тәрбияче яллый. Купмедер вакыттан соӊ ул баласыныӊ тәнендә күгәргән эзләр күрә. Шикләнеп, бүлмәгә яшерен видеокамера куярга мәҗбүр була.

Менә узган елныӊ 15 декабрь көнне N. видеокамераны телефон аша кереп караса, җан өшеткеч картина күрә: тәрбияче идәнгә яткырган балага берничә тапкыр аягы белән тибә, шул арада башына да аяк белән басып ала, баланы муеныннан тотып, төрле якка селки.

Акылдан шашарга җиткән ана полициягә шалтырата, үзе өенә ашыга. Полиция өйгә килгәч, күз яшьләре белән хәлне аӊлата, әмма видеокамерадагы язманы күрсәтә алмый. Гаебен танымаган тәрбиячене кулга алырга дәлилләр булмый.

Әни кеше баланы травмпунктка алып бара, баланыӊ тәнендәге барлык күгәргән, шеш хәм янган урыннарны табиблар актка язалар. Белгеч белән видеодагы язмаларны хәзерләп, N. полициягә гариза кертә.

Тикшерү вакытында тәрбияче үзенеӊ гәебен танырга мәҗбүр була. Судта эш ел буена диярлек карала. Ниһаять, карар кабул ителә: тәрбиячене 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә һәм 50 меӊ сум штраф түләтергә.

Ә Сез үзегез тәрбиячегә чыгарылган хөкем карары белән ризамы?

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баланы кыйнаган