Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Абау! Сабый бала өстенә үз әнисе кайнар чәйнек төшергән

Ир белән хатынның икесенә карата җинаять эше ачылган. Аларны балигъ булмаган баланы куркынычта калдыру, тәрбияләү буенча вазифаларын башкармауда гаеплиләр.

Забайкалье өлкәсендә яшь ярымлык кыз бала үлгән. Аның өстенә исерек әнисе кайнар су түккән булган. Хатын кайнап торган чәйнекне бала өстенә төшергән һәм ашыгыч ярдәм чакырмаган. Ул табиблар чакырса, үзен ана хокукларыннан мәхрүм итәрләр дип курыккан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте. 

Тикшерү мәгълүматы буенча, фаҗига 11 майда кичке унберләр тирәсендә Чита районының Урман Шәһәрчеге бистәсендә була. 38 яшьлек хатын яшь ярымлык кызы өстенә кайнап торган электр чәйнеген ялгыш төшерә. Баланың куллары, аяклары, тәне пешә. Ана кеше сабыйга ярдәм итәргә табиблар чакырмый. Бала бераздан үлә. 

"Җинаять эшен тикшерү барышында хатын һәм аның ире даими рәвештә исереп йөрүе, балаларын тәрбияләмәве ачыклана. Фаҗига булган вакытта да хатын һәм аның ире исерек була. Ир белән хатын үзләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм итәрләр дип куркып, балага ашыгыч ярдәмне озак кына чакырмый торалар. Алар баланы үзләре дәвалап маташа", диелгән ведомство хәбәрендә.

Әлеге фактлар нигезендә, ир белән хатынның икесенә карата җинаять эше ачылган. Аларны балигъ булмаган баланы куркынычта калдыру, тәрбияләү буенча вазифаларын башкармауда гаеплиләр.

Ир белән хатынны 48 сәгатькә тоткарлаганнар. Якын арада тикшерүчеләр аларга гаепләү белдерәчәк һәм сак астына алу турында документлар әзерләячәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Балигъ булмаган балалар хокукларын яклауны тәэмин итә торган органнарның эшчәнлеген дә тикшерәләр.

https://intertat.tatar/hewef_heter/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев