Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин

Дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле - 2007 елдан башлап регионда яшәүчеләр тарафыннан анна капиталын баланы укытуга юнәлдерү турында 35,5 меңнән артык гариза бирелгән.

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының института яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә.Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.

Дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле - 2007 елдан башлап регионда яшәүчеләр тарафыннан анна капиталын баланы укытуга юнәлдерү турында 35,5 меңнән артык гариза бирелгән.

Шуны да билгеләп үтү урынлы: сертификат акчасын тулысынча   яки өлешчә белеем алуга түләү максатында файдаланучы баланың яше уку башлану датасына 25 яшьтән артмаска, ә   сертификат бирелгән балага өч яшь тулган булырга тиеш (бу ата-аналар икенче бала тугач сертификат  алган һәм анна капиталын беренче баланы укытуга тотарга карар кылган очракта).

Мәгариф оешмасының Россия территориясендә булуы һәм тиешле белеем бирү хезмәтләрен күрсәтү хокукына ия булуы төп шарт булып тора. Баланы укытуга ана капиталы хисабына түләү турында гаризаны сертификат хуҗасы онлайн форматта - Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша, шулай ук  Россия Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә килеп бирергә момкин

«Россия Пенсия фонды бүлеге һәм уку йорты арасында мәгълүмат алмашу турында килешү төзелгән булса ,уку йортының түләүле белеем бирү хезмәтләрен күрсәтү турындагы шартнамәсенең күчермәсе таләп ителми. Килешү кысаларында фонд мөстәкыйль рәвештә кирәкле мәгълүматларны соратып ала. Шулай итеп, сертификаттан тулысынча дистанцион рәвештә файдаланып була», - диде Татарстан Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев