Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Абыйсы, әтисен үтерү белән янап, сеңлесен көчләгән

Башкортстан районнарының берсендә туганнан туган абыйсы 17 яшьлек кызны бер ел дәвамында мәсхәрәләгән.

Кыз Башкортстанга гаиләсе белән Таҗикстаннан кайта. Узган елның ноябрендә, ул өенә кайтканда, 30 яшьлек туганнан туган абыйсы аны өенә илтеп куярга тәкъдим итә. Моның урынына, ул аны кырга алып бара һәм машинада көчли, анда кызның кан таплары кала. "Кемгәдер сөйләргә булсаң, әтиеңне үтерәм", - дип яный җәллад.

Икенче очрак ярты елдан соң була. Бу хәл май аенда кабатлана – абыйсы кызны машинасында кырга алып китә һәм янә көчли.

Кыз бала бу хакта күптән түгел генә әнисенә сөйләргә була. 23 сентябрьдә хатын полициягә бара һәм гариза яза.

Гаебе исбатланса, бу адәмгә шакшылыгы өчен озак җавап бирергә туры киләчәк әле.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять