Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Ачуымны чыгарды..."

Лифтта кечкенә баланы тукмаган хатынның кем булуы ачыкланды.

14 июнь көнне Красноярск шәһәрендәге торак йорт лифтында бер хатын кечкенә кызны кыйнаган. Бу инцидент видеокүзәтү камераларына эләккән һәм шунда ук социаль челтәрләргә таралган. Язмадан күренүенчә, хатын кызның башына, йөзенә каты итеп суга, балакай егыла...

Хокук сакчылары баланы тукмаган хатынның шәхесен тиз ачыклый. Ул сабыйның 53 яшьлек картәнисе булып чыкты. Хатын аңлатуынча, алар икәү танышларына кунакка барган. Кыз холыксызланган, шуңа алар кайтып китәргә мәҗбүр булган. Бу хәл картәни кешене чыгырыннан чыгарган.

Аңа җинаять кодексының 116 маддәсендә буенча эш кузгатылган. Баланы кыйнаган картәнине ике елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, дип яза Кызыл таң.

Фото:ngs24.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баланы кыйнаган