Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Адәм баласы күңелле яшәргә ярата, тик...

Адәм баласы күңелле яшәргә ярата инде: кемдер урман-кырларда йөрәгенә дәва  таба, икенчеләр жырлый- бии, спорт белән шөгыльләнә, өченчеләр кунакта, кафе-рестораннарда ял итә... 

Кызганыч, буш вакытларын хәмер, наркотик һәм башка шуның ише зыянлы әйберләргә багышлап, тора - бара җиңел акча эзләп, закон таләпләрен бозучылар 
да юк түгел. 
Сүз тыңламау, тирә- юньдәге кешеләрне хөрмәт итмәү чалымнары яшь вакыттан ук башлана. Иң беренче адым булып тәмәке тарту тора дип исәплим мин. Илебездэ 
балигъ булмаган балаларга тәмәке тарту канун нигезендэ тыела. Бу таләп үтәлмәгән очракта, 16яше тулмаган бала өчен - ата-ана, 16-18 яшьлекләр үзләре җавап тота. Тәмәке тартуы расланган очракта, яшүсмер район эчке эшлэр 
бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясенэ исәпкә куела. 
Зур кешегә баланы тәмәке белән сыйлаган, тартырга өндәгән өйчен, 1000-3000 
сумга кадәр штраф салына. Балигъ булмаганнарга тәмәке сатучы, бирүче 5-50 000сумга кадәр штрафка тартыла. 
Балалар бакчалары, мәйданчыклары, автобус тукталышлары, кинотеатрга, сату үзәклэренә керү урыннарында, уку йортларында һәм башка, тыелган 
урыннарда тәмәке тарткан өчен физик затларга да 500-3000 сумлык штраф каралган. Тулырак мәгълүмат белән Россия Федерациясенең 2013 елның 23 февралендә кабул ителгән 15 нче канунында танышып була. 
Кальян, электрон сигаретларны куркынычсыз дип исәпләүчеләр бар, ләкин аларның сыекчаларында да никотин була. Ә балаларга никотинлы матдәләр сату, 
кальян-тәмәке тарта торган кафе-барларда булу тыела. Баланың сәламәтлегенә зыян 
килмәү, контрольдә тоту бу очракта тулысынча ата-ана жаваплылыгында. Кальян, электрон сигарет тартучылар вакыт узу белән көчлерәк никотинлы, наркотиклы 
әйберләргә күчә. 
Яшьләр еш кына жыелган очракта «Көлдергеч газ» – автомобиль тармагында, 
азык – төлек сәнәгатендә куллана торган закись азота сулыйлар. Төп билгеләре – сәерләнеп йөрү, берсәбәпсез көлү, баш әйләнү, аңнарын югалтып егылу. Озак яки еш 
кулланган очракта –хәтер югала, ишетү- сиземләү начарая, сөйләм бозыла, баш миенең эшчәнлеге кими. Тамбов өлкәсендә өч кеше психиатрик хастаханәгә 
эләккән. АКШ һәм Израильдә «Көлдергеч газ» кулланып, үлем очраклары теркәлү 
сәбәпле, хәтта закись азота булган җайланмаларны юк итү дә көчле контрольгә алынган. 
Яшьләр арасында Снюс, насвай ише чэйни торган тәмәке төрләре популяр,т төтеннэре булмаса да, төп компонентлары – тәмәке чүбе. Боларда никотин гади 
Тәмәкегә караганда күбрәк тә, җитмәс башка төрле наркотик матдәләр дә кушылырга мөмкин. Шул сәбәпле бәйлелек тә тиз формалаша. 
Спайс дигәне дә төрле үләннэр һәм химик матдәләр кушылмасы. Ул организмга көчле психоактив йогынты ясый, анын берничэ дозасы кешене үлемгэ китерә. 
2019нчы елның 25 декабрендэ Татарстан Республикасында 106нчы номерлы 
«Яшүсмерләргә никотин кушылмалы продуктларны сатуны тыю» турында Закон кабул ителде. Хәзер бу продукларны, шул исәптэн электрон сигаретлар һәм снюсларны, балигъ булмаган балаларга сатучыларга, тәкъдим итүчеләргә, 
кулланучыларга карата яңа закон нигезендә административ җаваплылык һәм түбәндәге штрафлар каралган: 
- физик затларга – 3000 сумнан 5000 сумга кадәр 
-вазыйфаи затларга – 30 000сумнан 50 000 сумга кадәр, 
-юридик затларга – 100 000 сумнан 150 000 сумга кадәр. 
Россия Федерациясенең «Наркотик һәм психоактив матдәләр турындагы» 3 
нче номерлы законы буенча, табиб билгеләмәсеннэн тыш, наркотиклы яки психоактив 
матдәлэр куллану өчен штраф яки 15 тәүлек арест каралган. 
Статистика буенча, 2019нчы елда Россиядэ 6 миллион наркоман исәпләнә. Кызганыч, шуның 20 проценты – 9-13 яшьлек укучы балалар, 60 проценты 16-30 яшьлеклэр. 
16 яше тулмаган балаларның исерек килеш җәмәгать урыннарында йөрүләре, хәмерле эчемлекләр кулланулары ата- анага карата штраф белән кисәтелә. Яшүсмер 
полиция бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясенә исәпкә куела, наркологка, баланың уку- яшәү урынына хәбәр ителә. 
Бүгенге көндә Балтач районы яшүсмерләр инспекциясендә 11 бала исәпләнә, шуның 2 се алкоголь куллану сәбәпле, 4 яшүсмер җинаять кылган өчен. 2019 елда 
яшүсмерләр тарафыннан 6 җинаять эшләү очрагы теркәлде (2018 елда жинаять 
эшләү очрагы теркәлмәгән). Бар очрак та да кичке- төнге вакытта ачыкланды. Ата 
-аналарга балаларына карата игьтибарлы булсыннар иде диясе генә кала. 
РФ Жинаять кодексынын 228нче маддәсендә наркотик, психоактив матдәләр 
ясау, саклау, тапшыру, тарату өчен зур күләмдә штрафлар, иректән мәхрүм итү кебек җәзалар каралган. Мисал өчен, 2019 елның май аенда Яр Чаллы шәһәрендә 17 
яшьлек укучы егет интернет аша наркотикларны тарату белән шөгыльләнә башлый. 
Ике ай «хезмәт» иткәч, 28 грамм наркотик партиясе белән тотыла. 
Әлмәт шәһәреннэн 17 яшьлек егет наркотикларны өлешләргә бүлеп тутыру, яшерен урыннарга урнаштыру белән акча эшли. 87 грамм наркотик матдә белән тотыла. Бу шөгыльләре закон нигезендэ накротик матдәләр сату булып исәпләнә һәм егетләргә 
15шәр ел иректән мәхрүм итү җәзасы кулланыла. Бу «бизнесменнарга» иреккә чыкканда инде 32 яшь булачак. Бу елның 8 аенда гына да наркотиклар белән бәйле җинаятьләр өчен 14 балигъ булмаган бала җаваплылыкка тартылды. 
Гражданин наркотик матдәләрне пропагандалаган өчен дә административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Мисал өчен киндер рәсеме төшкән кием кию, интернет челтәрендә аларның рәсемен, видеоларын кую- тарату. Бу төр хокук бозуга 4000-5000 сумлык, юридик затларга 40 000- 50 000 сумлык штраф каралган. 
Бала никадәр күбрәк йорт эшләре белән шөгыльләнсә, кызыксыныпе түгәрәкләргә, секцияләргә йөрсә, кирәкмәгән якка тартылмас, буш вакытын, тормышын 
сыйфатлы, файдалы итәр иде. Бу юнәлештә ата- аналарга, халкыбызга уяу булырга кирәк. 
Районыбызда мондый афәтләрне җәелдермәү – безнең бердәм бурыч.

Ләйсән Шакирова

Балтач район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар эшләүче өлкән инспектор, полиция майоры 

Чыганаклар: Кодекс РФ "об административных правонарушениях", Россия Федерациясенең Җинаять кодексы, Татарстан Республикасының административ кодексы, интернет чыганаклар,  журнал "Нарконет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев