Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Аерылышкан өчен штраф түлисе ди. 100 мең?

Йә булмаса махсус операциягә озатырга мөмкиннәр.

Дәүләт Думасында аерылышкан өчен штраф түләттерергә яки махсус операциягә озатырга дигән идея белән чыкканнар, дип яза «Комсомольская правда». Бу инициатива белән түбән палатаның гаиләләрне яклау комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов чыккан.

Комитет утырышында депутатлар яңа язылышкан парларга бер тапкыр 10 мең сум күләмендә акча бирү турындагы закон проектын караган. Әмма ул инициатива хупланмаган. Милонов фикеренчә, аерылышкан очракта штраф түләттерелсә, бу идеяне хупларга да мөмкин булыр иде.

Сәясәтче 100 мең сумлык штраф яки СВО зонасында мәҗбүри эшләр кертергә тәкъдим иткән. Милонов белдергәнчә, проблема өйләнешүчеләрнең аз булуында түгел, ә аерылышуларның саны күп булуда.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев