Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Аферист бер ханымны кредит алырга һәм аңа 1,7 млн сум күчерергә күндергән

Банкның уяу хезмәткәре ханымны мошенниклар алдавына ышандыра.

Яшел Үзәндә яшәүче ханым мошенниклар аркасында зур сумма акчасын югалткан. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

55 яшьлек хатынга таныш булмаган кеше шалтырата һәм аны дустанә булмаган ил белән хезмәттәшлек итүдә гаепли. Ул ханым исеменә кредит рәсмиләштерелүе һәм аның чит илләргә җибәрелүен әйтә. Аннары банкка барып, бу күчерүләрне булдырмый калыр өчен башка кредит рәсмиләштерергә киңәш итә.

Нәтиҗәдә, ханым берничә банкта 1,7 млн сумлык кредит рәсмиләштерә. Банкның уяу хезмәткәре ханымны мошенниклар алдавына ышандыра. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев