Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Акча тапкач та түләрмен...

Район прокуратурасы бинасында эшче төркемнең чираттагы утырышы булып узды. Биредә балалар һәм яшүсмерләрнең яшәеше, тәрбиясе, алимент түләмәүче әти-әниләрнең эшләре каралды.

Район прокуроры Зөфәр Абитов җитәкчелегендә үткән әлеге утырышта муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев катнашты.
Терроризм, экстремизм дигән иң аяныч юнәлешләрнең яшүсмерләр тормышына тиз һәм җиңел үтеп керүе беркемгә дә сер түгел. Бу юнәлештә безнекеләр нинди эш алымнары куллана? Балалар һәм яшүсмерләрнең яшәеше, тормышы бүген ни хәлдә? Сорауларга ачыклык кертү нияте белән мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Резида Гаязова гимназиядәге тәрбияне мисал итеп, укучыларның көнкүреше хакында бәян итте. Гимназиялеләрнең ныклы эш алып баруы, балаларны һәрда-им төрле чараларга тартуы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалавы начарлыкларга каршы торырга өйрәтә. Профилактик чараларга әти-әниләрне генә түгел, төрле өлкә хезмәткәрләрен тарту мактауга лаек, әлбәттә, тик никадәр генә ныклы күзәтү, күләмле эшләр белән мәшгуль булуларына карамастан, коллектив исеменә тап төшерүче укучылар да бар биредә. Моның сәбәбе гади: соңгы елларда гимназиядә күрше-тирәдән дә килеп укучылар бар. Бигрәк тә алар арасында бала тәрбиясенә җиңел караучы гаиләдә тәрбияләнүчеләрнең булуы борчый. Тик коллектив төшенкелеккә бирелми. Гимназиягә укырга килүчеләрне алар кире бормый. Ә укуның беренче көненнән үк аны тәрбияләргә алына.
Икенче көн тәртибе буенча алимент түләмәүче әти-әниләрнең эше каралды. Опекунлык һәм попечительләр советының баш белгече Миннәзия Габделхакова тарафыннан әйтелгән саннар комиссия эшендә катнашкан һәркемне аптырашта калдырды. 470 мең сум әҗәте булган әти-әнинең бала тәрбиясе, аның киләчәге турында кайгыртмавы көн кебек ачык кала. Узган ел алимент түләүдән качып йөргән алты кеше җаваплылыкка тартылса, быел ел башы булуга карамастан, өч кешегә җина¬ять эше ачарга да өлгергәннәр инде. Шунысы тетрәндерә, комиссия каршына геройларча килеп баскан әти-әни бервакытта да үзен гаепле санамый. Аның мондый хәлгә калуына тормыш иптәше, дәүләт яки эшсезлек «гаепле». «Эш табу белән алиментларымны түли башлыйм», дип ант «эчкән» бәндәләрнең берсе дә акча тапканчы бала ихтыяҗлары турында уйламый, дөресрәге, уйларга теләми. Әти-әнинең хәмер белән томаланган аңы бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуга кайтып кала. Аларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: акча тапкач кына соң булуы бар. Аяныч һәм кызганыч хәлләргә юл куймаска иде.
Рәсемдә: прокурор урынбасары Фәрит Шәрифуллинның чыгыш ясаган вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250