Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Акларлык адым түгел

Кешене җинаять эшләргә нәрсә этәрә? Кемдер бу гөнаһны кылырга исерек баштан алына, кемнедер тормыш этәрә, ә бит кемдер моннан рәхәтлек ала. Нәрсә генә булмасын, берсенең дә әлеге адымын акларлык түгел.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга күз салсак, октябрь аенда кылынган җинаятьл­әрнең күпчелеге - караклык. Мәсәлән, 29нчы сентябрьдән алып Знче октябрьгә кадәрге вакыт аралы­гында билгесез кешеләр гимназиянең чишенү-киенү бүлмәсеннән Р.Галимуллинаның спорт костюмын һәм кроссовкаларын урлаганнар. 9нчы октябрь көнне Р.Шакиров яшерен рәвештә «Икмәк» җәмгыятенә үтеп кереп, 2 капчык он һәм 30 шешә минераль суны үзләштергән. 9ыннан 10нчы октябрьгә каршы төндә билгесез кешеләр Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең Чапшар авылында урнашкан фермасыннан 130 килограммлы 1 бозау урлыйлар. 20нче октябрь көнне шәхси эшмәкәр Шәриповның ювелир әйберләрне ремонтлау мастерскоеннан А.Гаврилов алтын муенса заготовкасын яшерен рәвештә үзләштерә. 23еннән 29нчы октябрь аралыгында билгесез кешеләр бистәнең Чехов урамында торган «ВАЗ-2109» (хуҗасы Р.Низамов) машинасыннан автомагнитола, колонкаларны һәм гайка ачкычларын урлыйлар. Әлеге факт­лар буенча РФ ҖКның 158нче маддәсе 2нче бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылды. Ә менә талау маддәсе буенча суд каршына басачак И.Галәветдинов 12нче октябрь көнне ачыктан-ачык «Магнит» кибе­теннән азык-төлек һәм алкоголь продукциясе урлаган. 26нчы октябрь көнне Түбән Ушма авылында яшәүче Ю.Краснов үз йортында Н.Кулуевка үтерү белән яный. Аңа карата РФ ҖКның 119нчы маддәсе 1нче бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев