Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Аӊламассыӊ бу адәм баласын – үз өен үзе ут төртеп яндырган

Әлеге хәл 5 август көнне булган. Төштән соң Теләче район янгын күзәтү бүлегенә Орымширмә авылында йорт яну турында хәбәр кергән.

Янгын сүндерүчеләр агач йортның тулаем янып бетүенә юл куймый, өйнең төп өлеше сакланып кала.
Шунысы гаҗәп: янган йортта яшәүче ханым үз йортына үзе ут төрткән булуы ачыклана. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү буенча хәзер район полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә.
Әлеге йортта тәртипсез тормыш рәвеше алып барылганлыгы турында күршеләре дә ассызыклый, төнлә дә кеше өзелми икән биредә. Янгын булган көнне әлеге хатын-кызны эзләп тә таба алмыйлар. Икенче көнне бер авылдашының карават астында качып яткан хәлдә табалар үзен…
Аның ике баласы бар, ди. Сабыйларын тәрбияләмәгән, алар әбиләре янында икән. Йортына ут төртергә нәрсә мәҗбүр иткән. Сорау әлегә җавапсыз кала.
Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250