Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алар ышанычны акламадылар!

Балтач районында эшләп килүче ирекләреннән мәхрүм ителмичә, суд биргән җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең учетыннан 2019 елда 118 кеше узды.

Шуларның 30ы мәҗбүри эшкә, 12се төзәтү эшләренә хөкем ителүчеләр, 9ның иреге чикләнгән, 19 кеше машина йөртү таныклыгын алдырган булсалар, 46 кеше ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителгән, 1 кешегә ойдән чыкмаска дигән кисәтү чарасы куелган һәм 1 кешенең җәзасы баласына 14 яше тулганчыга кадәр кичектерелгән.

Шулар арасыннан:

Тормыш һәм сәламәтлеккә каршы җинаятьләр – 12,71 %;

Балигъ булмаганнарга һәм гаиләгә каршы җинаятьләр – 12,71%;

Милеккә каршы җинаятьләр – 19,49%;

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгына каршы җинаятьләр – 25,42%;

Гадел хөкемгә каршы җинаятьләр – 10,16%.

Шартлы рәвештә хөкем ителүчеләргә суд хөкем карары белән күпчелек очракта өстәмә йөкләмәләр дә куя. Бу өстәмә йөкләмәләр закон нигезендә куела һәм аларны үтәү бернинди дә авырлыклар тудырырга тиеш тугел кебек, чөнки алар бик гади. Мәсәлән, яшәү яки эш урынын, җинаять җәзаларын башкару инспекциясенә хәбәр итмичә үзгәртмәү, айга яки атнага бер тапкыр инспекциягә теркәлергә килү, җәмәгать урынында аракы эчәргә ярамау һәм башкалар.

Мәҗбүри эшкә хөкем итүчеләр авыл җирлекләрендә көненә 2 сәгатьтән 4 сәгатькә кадәр җәмгыятькә файдалы эшләр эшләргә тиеш булсалар, төзәтү эшенә хөкем ителүчеләр рәсми рәвештә эшкә урнашып, хезмәт хакларыннан 5% - 20% кадәр дәүләткә акча күчереп барырга тиешләр.

Ләкин, нәкъ шушы өстәмә йөкләмәләрне явыз рәвештә үтәмәгән өчен 2019 ел дәверендә, җинаять җәзаларын башкару инспекциясе тәкдиме белән 9 шартлы рәвештә хөкем ителүчегә суд тарафыннан өстәмә йөкләмәләр йөкләнде, һәм сынау сроклары озайтылды, 2 шартлы рәвештә хөкем ителүчене суд ирегеннән мәхрүм итте. Шулай ук 2 мәҗбүри эшкә хөкем ителүче һәм 5 төзәтү эшенә хөкем ителүче, эшләү шартларын явыз рәвештә бозганнары өчен, эшкә чыкмаганнары өчен суд ирегеннән мәхрүм итте.

Язманы төгәлләп шуны әйтәсем килә. Инде кеше ялгышкан икән, жинаять эшләп суд каршына килгән, суд аңа ышанып жәзаны шартлы рәвештә кулланып, мәҗбүри эшкә, төзәтү эшенә хөкем итеп, аны ирегендә калдырган икән, судның ышанычын аклап, тырышып жәмгыятътә яшисе генә бит. Юк, кайберәүләр язмышны тагын бер «сынарга» уйлыйлар. Әмма, Закон уйнаганны яратмый.

Динар Хабибуллин,

җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе филиалы өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев