Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алдагыларына охшамаган

Бүген караклыкның яңа төре   – банк карталарыннан акча урлау очраклары ешайды. Кызганыч, райондашларыбыз арасында да мондый бәлагә юлыгучылар көнләп арта.

– Даими кисәтүләргә карамастан, халык үз куллары белән диярлек каракларга акчасын чыгарып сала. Алдарларның яңа алымы алдагыларына охшамаган. Шуңа да клиентлардан аеруча сак булу сорала. Мошенниклар һәр очракта да бер үк схема буенча эш итә. Барысы да банкның  куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләренең  билгесез номердан гадәти шалтыратуы белән башлана, – ди полиция җитәкчесе Илнур Җиһаншин.

Мошенниклар клиентның исем фамилиясен  атый һәм аларның банк счетында шикле активлык күрелүе хакында әйтә. Караклар клиентның шул рәвешле фикерен бутый. Шуннан соң мошенниклар клиентлардан банк картасы номерларыннан башлап, шәхси мәгълүматларны сорый башлый. Сорауларның күплеге клиентны бутар өчен махсус эшләнә. Шул рәвешле кирәкле барлык мәгълүматларны (банк картасы номеры, картаның гамәлдә булу вакыты һәм куркынычсызлык коды) хәбәр итеп, кешеләр мошенникларның корбанына әверелә.
Шуны истә тотарга кирәк, банк картасы турында мәгълүматны, хәтта банк хезмәткәрләренә дә беркайчан да, беркая да хәбәр итәргә ярамый.

фото: sntat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев