Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алдакчы корбаны булма!

“Әни коткар” дип балаң язса яисә “Сез җиңүче” дигән хәбәр килсә, ышанмыйча кара син?..

Бүгенге көндә Россия, Татарстан күләмендә алдалау (мошенничество) очраклары күбәеп бара. Җинаятьчеләр алдау юлы белән кешеләрнен байлыкларын, акчаларын урлау ысулларының яңа төрләрен уйлап табалар. Мондый очракларны булдырмау һәм кисәтү йөзеннән Балтач район эчке эшләр бүлеге тарафыннан зур һәм күләмле эш алып бара.

Районныӊ финанс оешмалары, банклар, почта хезмәткәрләре белән инструктажлар үткәрү һәм халык белән очрашуларда каршында бу чыгышлар ясау күпмедер мондый очракларны киметергә ярдәм итә. Банклар һәм акча кертү-алу терминаллары янына алдалау (мошенничество) очракларын кисәтеп язылган искәрмәләр ябыштыру да шушы эшнеӊ бер чагылышы.

Әмма бу алып бара торган эшләргә кармастан, алдарлар кармагына эләгүчеләр очрап тора. Алдарлар төрле юл белән кешенеӊ психикасына, аӊына тәэсир итә торган ысулларны даими үзгәртеп торалар.

Бу исәптән алдалауныӊ (мошенничество) берничә төрләрен санап китәбез:

Беренче очрак - “Әни коткар” (Мама выручи).

Кешенең кәрәзле яки өй телефонына таныш булмаган кеше шалтырата һәм “а)Улыгыз яки берәр туганыгыз бәлага юлыкты, б) кесәсеннән наркотиклар табылды, в)юл фаҗигасендә кеше таптатты яисә кешене бәрдереп үтерде, аны полициядән алып калырга хәзер үк күпмедер күләмдә акча кирәк” – дип хәбәр итә. Мондый хәбәрдән аӊгыраеп калган бу кешегә нинди счетка акча кучерергә кирәк икәнлеген аңлаталар. Берникадәр вакыттан соң кеше үзенең алданганын аңлый, әмма соӊ була.

2. “Сез җиңүче” (Вы победитель).

Кәрәзле телефонга “Сез машина оттыгыз” дигән хәбәр килә. Шуннан соң билгеле бер телефон номерына шалтыратырга тәкъдим ителә. Алдынгы технологияләрне кулланган алдарлар хәтта ялган бит белән сайт та ясап куярга мөмкиннәр. Ә анда шушы кешенеӊ ышанычын яулар беренче этапта җиӊүче буларак телефоны да күрсәтелергә мөмкин. Шалтыратканнан соң оператор билгеле бер сумманы карта яисә банк счетына күчерергә куша. Бу сумма конкурста катнашуны дәвам итү өчен дип аңлатыла. Беренче сумманы күчергәннән соң, аны җиӊүче, дип игълан итәләр. Кармакка эләккән кешегә оператор машина откан өчен налог суммасын күчерергә тиешле була һәм шуннан соӊ аны «рәсми» төстә “җиңүче” дип игълан итәләр. Машинаны кайдан килеп алырга икәнлеген, адресны әйтәләр.. Шуннан соң операторның телефоны сүндерелә, аның белән кабат сөйләшү мөмкинлеге югала һәм ул әйткән адрес буенча бернинди дә машина булмый.

Балтач районы эчке эшләр бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырыкалдар