Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алданмагыз! Уяу булыгыз!

Сак булыгыз - мошенниклар!

2022 елның 9 аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегендә  мәгълүмат-телекоммуникация технологияләре өлкәсендә 36 җинаять теркәлгән. Шуның 24е ачылган. Банк карталарыннан акча урлаган өчен 2 җинаять ачыкланган һәм судка җибәрелгән.

"Банк хезмәткәрләре"ннән шалтыратулар

Иң еш очрый торган мошенниклык төре - төрле "банк хезмәткәрләре"нең шалтыратулары. Схема бер үк - карта номеры, сер-сүзләрне хәбәр итүләрен сорыйлар, ә аннары гражданнарга кредитлар рәсмиләштерәләр. Ә банкларның «куркынычсызлык хезмәте» хезмәткәрләре телефоннан шалтыратуларда «банк карталары буенча артык һәм шикле активлык» яки гражданин исеменә «кредит рәсмиләштерелгән» һәм операцияне юкка чыгару өчен гражданга шундый ук суммага кредит рәсмиләштерергә һәм акчаны «куркынычсыз счетка», ягъни җинаятьчеләр кесәсенә күчерергә кирәклеге турында хәбәр итә. Ә гражданин берәүгә дә кредит рәсмиләштерү максаты турында хәбәр итмәсен өчен, караклар банк хезмәткәрләре арасында җинаятьчене эзләве һәм аны «куркытмас» өчен гражданнар банкка шалтыратмаска һәм кредит алу максаты турында хәбәр итмәүне сорый.

Онытма! Банк хезмәткәре беркайчан да:

- cvv кодын хәбәр итүне сорамас;

- акчаны башка счетка күчерергә тәкъдим итмәячәк;

- хокук саклау органнарына мошенникларны тотуда ярдәм итәргә ышандырмаячак;

- телефонга нинди дә булса программалар һәм кушымталар урнаштырырга тәкъдим итмәячәк;

- әңгәмәгә хокук саклау органнары хезмәткәрләрен җәлеп итмәячәк;

Әгәр дә сез үз акчагыз өчен борчыласыз икән, шәхсән банкның иң якын бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Курыкмагыз! Уяу булыгыз!

Игезәк-сайтлар

«Авито», «Юла» һ.б. товарларны сату буенча интернет сайтлар ярдәмендә дә җинаятьләр кылына. Җинаятьчеләр товарны «Яндекс доставка», «Авито доставка» кушымталары аша сату яки сатып алу буенча килешүне рәсмиләштерергә тәкъдим итә һәм гражданин игезәк интернет-сайтка эләгә һәм банк карталары мәгълүматларын кертеп, мошенникларга үз акчаларын күчерә.

Товар сату сайтларында гади киңәшләрне үтәгез:

- Мәйданчык кагыйдәләре һәм куркынычсыз килешү бүлеге белән танышу;

- Товар турындагы барлык мәгълүматны хәбәрчеләрдә түгел, ә Сайт чатында ачыклагыз;

- Шикле сылтамалар буенча күчмәгез;

- Акча түләр алдыннан сайт адресларын ныклап тикшерегез.

Инвестицияләр

Мошенниклар, төрле компанияләргә инвестицияләр сылтавы белән, гражданнарга акча эшләргә, акчаларын тулыландырырга тәкъдим итә. Шуннан соң, ышанычлы гражданин үз акчаларын мошенникка күчерә.

Онытма! Беркайчан да чит компанияләргә инвестиция салмагыз һәм үзләрен инвесторлар өчен күрсәткән кешеләр белән элемтәгә кермәгез!

Хокук сакчылары чаң суга!

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге район халкын игътибарлы булырга, шәхси мәгълүматларының сакланышына җаваплы карарга, Интернет челтәре аша төрле сатып алуларны тормышка ашырганда, мобиль элемтә җайланмаларына төрле кушымталар урнаштырганда һәм төрле компанияләргә инвестицияләр керткәндә уяу булырга чакыра. Шикләрегез һәм сорауларыгыз булса, полиция хезмәткәрләре белән киңәшләшегез, күңелсез хәлләр белән очрашканда, кичекмәстән, полициягә +7(84368) 2-43-46 (дежур бүлеге) телефоны буенча хәбәр итегез

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенник