Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алданырга яратабыз инде

Беренче элемтәгә керүгә, акчаны күчерерә кирәклеге турында сүз чыккач, бер белмәгән кешеләргә банк бүлекчәсенә барып үз куллары белән 100 меӊ сумнан артык акчасын...

Кемнәр генә төп башына утыртмадылар инде безне. Чумак, Кашпировский, «МММ», тагы әллә нинди тел сынарлык исемнәр белән аталган алдар оешмалар узган гасырныӊ 90 елларыннан башлап дистә еллар халыкныӊ миллиардларын таладылар. Кайбер чынанакларда, «МММ» фирмасыныӊ офисларыннан җыелган акчаларны хәтта «КАМАЗ» машиналарына төяп алып киткәннәр, дигән хәбәрләр дә йөрде.Әмма безгә акыл керми шул. Әле менә май ахырында Балтач районында яшәүче N. арзанлыгына кызыгып, Ерак Көнчыгыштан кадәр такта материаллары кайтартмакчы була. Беренче элемтәгә керүгә, акчаны күчерерә кирәклеге турында сүз чыккач, бер белмәгән кешеләргә банк бүлекчәсенә барып үз куллары белән 100 меӊ сумнан артык акчасын күчереп тә куя ул. Шик кереп, эзләнә башлап акчаныӊ эзләре суынгач, район эчке эшләр булегенә мөрәҗәгать итәргә була. Бүгенге көӊдә тикшерү эшләре бара. Бу акча күчертүчеләр үзләре төрмәдә булып, эшне телефоннан гына йөрткәннәрдер, дигән фараз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал