Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алимент түләмәгән балтачлылар хәтта ирекләреннән мәхрүм ителде

2019 ел дәвамында Балтач районында алимент түләмәүчеләр саны 17гә җитә, аларның 7се төзәтү эшләренә хөкем ителгән булса, 10 кеше ирекләреннән шартлы  рәвештә мәхрүм ителгән.

Чит төбәк басмаларының берсендә алимент түләмәүче ир-атларны кәҗәләр дип атаганнар иде. Бу алимент түләмәүчеләр арасында кәҗә елында туучылар күп булу белән дә бәйле. 2019 ел дәвамында Балтач районында андыйлар саны 17гә җитә, аларның 7се төзәтү эшләренә хөкем ителгән булса, 10 кеше ирекләреннән шартлы  рәвештә мәхрүм ителгән.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, аларның күбесе – тәртипсез тормыш алып баручылар, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Күбесенең рәсми эш урыннары юк, түләргә акчалары җитми, аракы эчәргэ акча тапсалар да. 

Агымдагы елны ике хөкем ителүченең эше, суд биргән төзәтү эшен эшләмәү, балаларына алимент түләмәү сәбәпле, инспекция тарафыннан судка җибәрелде, һәм суд аларны ирегеннән мәхрүм итте. Шулай ук, суд куйган шартларны үтәү тәртибен бозган өчен һәм балаларына алимент түләмәгән өчен инспекция 1 кешегә өстәмә йөкләмәләр йөкләргә, сынау срокларын озайтырга дип судка тәкъдим кертте суд аларны канәгатләндерде.

Динар Хәбибуллин,

җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе филиалы өлкән инспекторы     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев