Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алимент түләүдән качкан хатын-кыз суд каршына басачак

Алиментлар буенча гомуми бурыч 350 мең сумнан артып китә.

Күрше Кукмара районы прокуратурасы 29 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул, җитди сәбәпләрсез, балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен алимент түләмәүдә гаепләнә.

Кукмара район суды карары нигезендә 2023 елның 10 гыйнварыннан әлеге хатын-кыз балигъ булмаган дүрт баласын тәрбияләү өчен ай саен хезмәт хакының (керемнең) 1 ⁄ 2 өлеше күләмендә акча түләргә тиеш була. Әмма гаепләнүче алимент түләүдән кача, балаларга матди ярдәм күрсәтми һәм эшкә урнашмый.

Алиментлар буенча гомуми бурыч 350 мең сумнан артып китә. Хатын-кыз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше җәмәгать судына җибәрелде, дип яза Хезмәт даны.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент