Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алимент йөкләмәләре күптөрле

Алмент дигәч күпләр иң элек аерылган гаилә һәм баласына алимент түләп ятучы атаны күз алдына китерә. Юк алай гына түгел, алимент йөкләмәләре күптөрле әти-әниләр һәм балалар, бергә торучы яки аерылышкан ир белән хатын яисә гаиләнең башка членнары (абый-эне, апа-сеңел, бабайлар, әбиләр, оныклар, тәрбиягә алучылар һәм алынучылар, үги балалар) арасында булырга...

Алимент алучылар һәм түләүчеләр арасындагы хокуклар Россия Федерациясе Гаилә кодексы белән көйләнә. Кагыйдә буларак, алимент түләү ирекле, әмма аны алучы алиментны эзләнү яки күләмен үзгәртү буенча судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Бала (18 яше тулмаган) үзен тәрбияләү өчен әти-әнисеннән һәм гаиләнең башка членнарыннан Гаилә кодексында билгеләнгән күләмдә алимент ала ала. Ул баланы караучы кешегә бирегә һәм баланы тәрбияләү һәм укыту өчен генә тотылырга тиеш. Баланың әтисен билгеләгәндә никахсыз туган балалар да никахтагылары шикелле хокукка ия. Һәм әти-әни хокукыннан мәхрүм итү әтине дә, әнине дә баланы тәрбияләү бурычыннан мәхрүм итми.
Гаилә кодексы кагыйдәләре буенча әти-әниләр балигъ булмаган балаларын тәрбияләү турында үзара килешү төзи алалар. Ике арада килешү юк икән, бу мәсьәләне суд карый һәм түләнергә тиешле алимент күләмен билгели:
- бер балага хезмәт хакының яки башка керемнең дүрттән бер;
- ике балага өчтән бер;
- өч һәм аннан күбрәк балага яртысы күләмендә билгеләнә.
Ә алимент түләүченең кереме тотрыклы булмаганда алимент күләме билгеле бер суммадан куелырга мөмкин. Алимент түләргә тиешле кешенең тотрыклы эш урыны, даими кереме булма са яки алимент алучы якның мәнфәгатьләре бозыла торган булса, билгеле бер сумманы яки аны өлешләп түләү турында карар чыгарыла. Бүген ул Россиядә уртача хезмәт хакыннан (31300 сум) чыгып исәпләнә. Бер балага аның дүрттән бер өлеше, димәк 7825 сум.
Светлана САФИУЛЛИНА
1 номерлы суд участогының
җәмәгатьчелек судьясы
аппараты консультанты.
Фото: http://xn-----6kca7ahc7arbi5a3gk9b.xn--p1ai/semeinie_spori

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250