Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алиментчыларның фотолары реклама такталары һәм мәгълүмат чараларында урын алачак

Суд приставлары татарстанлыларның бурычларын түләтү буенча чараларны көчәйтәчәк.

Kazanfirst сайты хәбәр итүенчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бурычлыларны эзләү һәм алардан тиешле акчаны түләтү буенча чараларны көчәйтергә боерган. Әлеге чаралар арасында кулга алу һәм милекне, счетларны тартып алу, милекне теркәүне, транспортка ия булуны, чил илләргә чыгуны тыю бар. Хәзерге вакытта 13500дән артык әти-әнигә илдән чыгуны тыйганнар.

Бурычлыларга карата гамәлгә керәчәк чараларның тагын берсе – аларның портретларын җәмәгать урыннарында урнаштыру. Район һәм шәһәр башлыкларына бурычлылар белән көрәшне көчәйтү (шул исәптән аларның фотоларын мәгълүмат чараларында һәм реклама такталарында урнаштыру аша да) эше йөкләнгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент