Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Аллам сакласын: бала тәрәзәдән сикергән...

Беренче сыйныф укучысын укытучысы кабинетта бикләп калдырган.

Кабардино-Балкариянең Прохладный шәһәрендә 1нче сыйныф укучысын кабинетта бикләп калдырган укытучыны, бала икенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкәннән соң, эшеннән бушатканнар. Бу хакта Кабардино-Балкария Республикасы Мәгариф, фән һәм яшьләр эшләре министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Зыян күргән баланың әнисе аның улын сыйныфта бикләп калдырулары, ә бала, мәктәптә берүзе калудан куркып, тәрәзәдән сикерүе турында социаль челтәрләрдә сөйли. Малайның оча сөяге сынган.
Министрлык мәгълүматларына караганда, физкультура дәресе алдыннан тәнәфестә укытучы балаларга спорт формасына киенергә куша, укучылардан ашыгуларын сорый, ә аннары тезеп, урамга чыгара. Чыгар алдыннан ул сыйныфны карап чыга, тик парта астында баланы күрми кала һәм кабинетны бикләп куя.
Малай кабинетта берүзе генә калганын аңлый, ишекне этеп карый, ә аннары тәрәзә янына килеп кычкыра. Ул портфелен тәрәзәдән ташлый, шуннан соң үзе сикерә. Баланы дәваханәгә алып китәләр.
Педагог укучының ата-анасы таләбе белән эштән җибәрелгән дип билгеләнә. Ул үз теләге белән эштән китү турында гариза язган. Моннан тыш, төбәк прокуратурасы тикшерү башлаган.
https://kiziltan.rbsmi.ru

Фото: activityedu.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев