Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Аллам сакласын: өч кешене атып үтергән

Үзенең элек йөргән хатынын һәм аның баласын, янә бер хатынны, аннары үз-үзенә кул салган.

Мәскәүдә торак йортта атыш нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган.
Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, ату тавышын күршеләр ишеткән, шуннан соң полиция чакырткан – хокук хезмәткәрләре фатирда ике хатын-кыз, бер ир һәм кечкенә баланың гәүдәсенә тап булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ир кеше үзенең элек йөргән хатынын, шулай ук аның 2016 елда туган баласын (аткан кеше баланың әтисе булганмы икәне билгеле түгел) һәм хатынның әнисен үтергән (кайбер мәгълүматлар буенча әнисе түгел, башка кеше), шуннан соң үз-үзенә кул салган. Атучының исеме - Севастьян Путинцев, ә хатынныкы - Елизавета Хлюпина. Ул модель булган һәм Слава Зайцев командасында эшләгән.
Baza язганча, Путинцев белән Хлюпина арасындагы мөнәсәбәтләр биш ел дәвам иткән, ә алар аерылышкач, ир озак вакыт аны эзәрлекләгән, шуның аркасында хатынга берничә тапкыр социаль челтәрләрдәге битләрен алыштырырга туры килгән.
Тикшерү комитеты ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Тикшерүне прокуратура контрольгә алды.

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Фото: ТАСС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев