Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алтынчы сыйныф укучысы дәрескә граната алып килгән

Педагоглар килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыкларга тырыша.

Алтынчы сыйныфта укучы малай дәрескә страйкбол (хәрби уен) гранатасын алып килгән. Аны сыйныфташларына тотып карарга биргән. Соңыннан снаряд бер дустының кулында шартлаган.

«Фонтанка» хәбәренә караганда, бу хәл 29 гыйнварда Санкт-Петербургта шәһәрнең Адмиралтейство районындагы 2 нче гимназиясендә булган. Балалар яңа "уенчык«ны бик кызыксынып өйрәнгән, әмма берникадәр вакыттан соң ул бер укучының кулында шартлаган.

Шартлау вакытында гранатаны тотып торган малайны медицина бүлмәсенә озатканнар. Бәхеткә, аңа җитди зыян килмәгән. «Алтынчы сыйныф укучысы мәктәпкә страйкбол гранатасын алып килгән һәм саксызлык аркасында аны мәктәп коридорында дуслары белән бергә шартлаткан», — дип аңлатып үткәннәр полициянең матбугат хезмәтеннән.

Мәктәпкә граната алып килгән малайдан сорау алмаганнар әле: ул дәрестән соң шундук өенә кайтып киткән. Эчке эшләр министрлыгында тикшерү үткәрү турында белдергәннәр, ә район прокуратурасында бу эшне контрольгә алганнар. Гимназия хезмәткәре аныклап үткәнчә, гадәттән тыш хәл көн азагында булган. Соңгы дәресләрне өзмәгәннәр. Хәзер педагоглар килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыкларга тырыша, дип яза Ватаным Татарстан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев