Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ана белән баланың гәүдәләре мумиягә әверелгән

Калининград шәһәрендәге фатирларның берсендә чыгышы белән Башкортстаннан булган 43 яшьлек хатын-кызның һәм аның кечкенә улының озак ятудан мумиягә әверелгән мәетләре табылган.

Суд-медицина экспертизасы билгеләвенчә, ханымның һәм аның улының үле гәүдәләре инде якынча узган елның ноябреннән бирле фатирда яткан.

Калининград журналистлары ачыклавынча, ханым озак кына вакыт Башкортстанда яшәгән, баласы да биредә туган. Баланың әтисе наркоман булуы билгеле. Берничә ел элек ханым юньсез иреннән аерылып, Калининградка күчкән. Күршеләре һәм танышлары аның стриптиз-клубларда биюче булып эшләвен әйткән.

Улын ул, карар кешесе булмау сәбәпле, үзе чыгып киткәндә, балконда бикләп калдыра торган булган. Бала аутизм авыруыннан җәфаланган. Тик мәктәпкә барыр вакыты җиткәндә, табиблар аңардан әлеге диагнозны алган. Малай бик яхшы итеп исәпли, хәтта дүрт урынлы саннарны тиз генә куша белгән.

Бахыр бала белән ананың җанын кем кыйган - тикшерүчеләр шушы сорауга җавап эзли, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять