Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ана капиталын авыл ипотекасына беренчел кертем итеп кулланып булачак

Авыл ипотекасы буенча кредитның максималь суммасы 3 млн. сум тәшкил итә.

Авыл ипотекасы буенча беренчел кертем сыйфатында ана капиталын кулланырга мөмкин. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.

«Гражданнар ипотеканы еллык 0,1% тан 3% ка кадәр ташламалы ставка буенча ала алалар. Ипотека кредитын җир участогы сатып алу һәм анда торак төзү, яңа төзелештә фатир, әзер шәхси йорт сатып алу, булган участокта торак төзү өчен файдаланырга мөмкин», - дип сөйләде спикер.

Мәхмүтов сүзләренә караганда, кредитны түләүнең максималь вакыты 25 ел тәшкил итә. Ташламалы авыл ипотека программасында катнашу өчен үз акчаларыңның кимендә 10% ын кертергә кирәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, әлеге юнәлеш буенча кредитның иң зур суммасы 3 млн.сум тәшкил итә, дип ачыклык кертте. "Ипотека гамәлләре авыл җирендә һәм халык саны 30 меңнән артмаган шәһәрләрдә җиргә яки торакка кагыла", - дип өстәде ул.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы ипоттека