Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ана капиталын куллануда законсыз гамәлләр өчен кешене җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр...

Штраф яки ана капиталыннан мәхрүм ителү яный...

Россия законнары ана капиталы акчаларын сарыф итәргә мөмкин булган юнәлешләрне билгели. Ана капиталын куллануда нинди хилафлыклары өчен кешене җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр? Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, ана капиталы акчасына ялган килешүләр (шул исәптән торак сатып алу буенча да) төзүдә тотылган затлар җаваплылыкка җәлеп ителә. Явыз нияте расланган очракта, алар җинаять җаваплылыгына тартылачак. Башка очракларда россиялеләргә штраф яки ана капиталыннан мәхрүм ителү яный, дип искәртте ул

Финогенова билгеләп үткәнчә, торак сатып алганда балигъ булмаган балаларга өлеш бүлеп бирелмәсә, килешү компания-мошенник аша рәсмиләштерелсә, яки күчемсез милек сатып алу ялганга корылган булса ана капиталын конфискацияләргә мөмкиннәр. Мисал өчен, гаиләнең барлык әгъзаларына өлеш бүлеп бирмичә һәм милек хокукын формаль рәвештә күчереп кенә якын туганнардан торак сатып алу кебек ялган килешүләр өчен 300 мең сумга кадәр штраф яный, дип өстәде эксперт.

Чыганак: Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев