Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ана улына пычак кадап, үзен суярга маташкан

48 яшьлек ана улына пычак кадаган, ә аннары үзен үтерергә маташкан.

Краснокама районында булган бу коточкыч хәлгә полиция хезмәткәрләре ачыклык кертә.

48 яшьлек ана улына пычак кадаган, ә аннары үзен үтерергә маташкан.

«КП-Уфа» хәбәр итүенчә, канлы вакыйга 3 октябрьдә республиканың Краснокама районындагы шәхси йортларның берсендә булган. Урынга килгән полицейскийлар һәм табиблар йорт эчендә канга батткан ике кешене – 48 яшьлек хатынны һәм аның 30 яшьлек улын коткарырга керешкән. Иргә пычак кадалган, ә хатынның муенына яра салынган.

Баксаң, эш болай була. Өстәл артында бергә хәмер эчеп утырган әнисе улына пычак белән ташлана һәм аны яралый. Ни эшләгәнен аңлап, хатын үзен үтерергә омтыла.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, табиблар канлы вакыйгага сәбәпче булучы ана белән баланы коткарып кала алган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал