Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Аракы эчәргә акча тапса да...

Тәҗрибә күрсәткәнчә, аларның күбесе – тәртипсез тормыш алып баручылар, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Күбесенең рәсми эш урыннары юк, түләргә акчалары җитми, аракы эчәргә акча тапсалар да.

Чит төбәк басмаларының берсендә алимент түләмәүче ир-атларны кәҗәләр дип атаганнар иде. Бу алимент түләмәүчеләр арасында кәҗә елында туучылар күп булу белән дә бәйле булган.

2018 елда андыйлар саны 17гә җитә. Аларның 7се төзәтү эшләренә хөкем ителгән булса, 10 кеше ирекләреннән шартлы рәвештә мәхрүм ителгән. Тәҗрибә күрсәткәнчә, аларның күбесе – тәртипсез тормыш алып баручылар, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Күбесенең рәсми эш урыннары юк, түләргә акчалары җитми, аракы эчәргә акча тапсалар да.

Агымдагы елны ике хөкем ителүченең эше, суд биргән төзәтү эшен эшләмәү, балаларына алимент түләмәү сәбәпле, инспекция тарафыннан судка җибәрелде һәм суд аларны ирегеннән мәхрүм итте. Шулай ук, суд куйган шартларның үтәү тәртибен бозган өчен һәм балаларына алимент түләмәгән өчен инспекция 1 кешегә өстәмә йөкләмәләр йөкләргә һәм сынау срокларын озайтырга дип судка тәкъдим кертте, суд аларны канәгатьләндерде.

 

Динар Хәбибуллин,
җинаять җәзаларын үтәтү инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент