Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Арчада браконьерлар тоткарланган, Балтачта хәзергә юк

Сентябрь аенда, төнлә Арча районы Түбән Оры басуында автобраконьерлык белән шөгыльләнгән ике кеше тоткарланган. Аларга шактый күләмдә штраф түләргә туры килә.

Хәзерге вакытта Кишет басуында автобраконьерлык белән шөгыльләнүчеләрнең кемнәр икәнлеген ачыклау эше бара.

Төнлә ут яктысында "ауга" чыккан браконьерлар - табигать дошманнары. Аларга карата закон да кырыс - транспортыннан, ау мылтыгыннан мәхрүм калырга мөмкин, штрафлар да зурдан. Район аучылык биләмәләрендә рейдлар дәвам итә, дип кисәтә "Арча хәбәрләре" басмасы.
Бездә дә мондый хәлләр килеп чыкмасын дисәк, законны бозмаска кирәк.
Фото: http://hantimansiysk.bezformata.ru/listnews/nezakonnaya-ohota-politcejskie-zaderzhali/6571070/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250