Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Армиядә хезмәт иткән вакыт эш стажына кертелерме?..

«Армиядә хезмәт итү чоры дәүләт һәм җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булу сәбәпле, ул пенсиягә чыккан вакытта гадәти эштән дә түбәнрәк бәяләнмәскә тиеш», — ди Андрей Турчак.

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен армиядә хезмәт итү срогын эш стажына кертергә мөмкинлек бирә торган закон проекты Дәүләт Думасы каравына тапшырылган. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Telegram-каналы хәбәр итә

«Армиядә хезмәт итү чоры дәүләт һәм җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булу сәбәпле, ул пенсиягә чыккан вакытта гадәти эштән дә түбәнрәк бәяләнмәскә тиеш», — дип белдерде проект авторларының берсе, «Бердәм Россия» партиясе генераль советы секретаре Андрей Турчак.

Бүгенге көндә эш стажы 42 елдан ким булмаган ир-атлар һәм стажы 37 ел тәшкил иткән хатын-кызлар вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу хокукына ия. Эш стажына бары тик эштә булган чор һәм больничныйлар гына кертелә.

Яңа закон проекты, кабул ителгән очракта, 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Чыганак: ТИ

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия стаж