Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Автоиминиятләштергәндә үз хезмәтләреңне көчләп тагу законсыз

"Нигә безнең Балтачта машинага иминият полисы бирмиләр, кая барсаң да, йортыгыз бездә иминиятләштерелгән булырга тиеш диләр. Әлеге гамәл законлымы?" дип мәрәҗәгать итте бер укучыбыз.

Автосөючеләр иминиятләштерү өчен артык түләргә тиеш түгел, дип аңлата район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиулина.
Автомобильне иминиятләштерү мәҗбүри булган кебек үк, иминиятләштерүче компаниягә дә килешү төзүне сорап мөрәҗәгать иткән һәркемгә хезмәт күрсәтү мәҗбүри булып тора, кире кагу рөхсәт ителми. Шулай ук өстәмә хезмәтләрне мәҗбүри тагу, ягъни хезмәтне үтәүчегә бер хезмәтне алганда икенчесен мәҗбүри алуны шарт итеп кую да Россия законы буенча катгый тыела.
"Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында"гы Федераль Законның 4нче маддәсе, 5нче пункты нигезләмәләреннән чыгып, иминиятләштерү килешүләренең башка төрләре бары тик ирекле нигездә генә төзелә ала.
Алай гына да түгел, машина йөртүчегә үзенең гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерү (бәхетсезлек очрагыннан) аңа закон буенча йөкләнергә тиеш түгел (РФ Гражданнар кодексының 935нче маддәсе). Шулай ук автомобиль хуҗалары иминият компанияләре иминият бланклары юк дип кире борган яки өстәмә иминиятләштерүне көчләп таккан очракта гариза белән район прокуратурасына мөрәҗәгать итә ала.
Фото: http://osago-kld.ru/osago

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250