Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Автомәктәпләр төп белем бирү программаларын ЮХИДИ белән килештерәчәк

Уку материалларының һәм программаларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе турында бәяләмә биш ел гамәлдә булачак.

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Автомәктәпләр төп белем бирү программаларын ЮХИДИ белән килештерергә тиеш булачак. Бу хакта "РИА Новости"га Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Тиешле документ 7 апрельдә үз көченә керә.

Килешү оешмалар тарафыннан белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен мәҗбүри шарт булып торачак.

Килештерелгән программаларны яңадан карап булмаячак, дип ачыклык кертелә хәбәрдә.

Уку материалларының һәм программаларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе турында бәяләмә биш ел гамәлдә булачак.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: досааф