Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Автомобильне тартып алу куркынычы тәүлек эчендә бурычларны түләргә мәҗбүр итте

Казан шәһәрендә җирле халык автомобильсез калу куркынычы аркасында бурычларын түләгән.

Башкаланың Яңа Савин районында яшәүче бурычлы кешеләр озак вакыт дәвамында салым түләүләренә кагылышлы финанс бурычларын түләмәгән. Бу хакта аларга хәбәр ителсә дә, бурычларын түләргә ашыкмаган.

Берәүнең 350 мең сумга кадәр бурычы җыелган. Аның исемендә «Opel Antara» машинасы булуы билгеле. Икенче берәүнең, «Volkswagen Tiguan» хуҗасының 100 мең сум бурычы булган.

Суд приставлары тарафыннан автомобильләргә арест салынган. Автомобильсез калу куркынычы аркасында әҗәтлеләр икенче көнне үк бурычларын түләгән.

Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафлар әҗәтләр