Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Авыр җинаять эшләүдә гаепләнүче сак астында

Балтач бистәсендә 8 ноябрь көнне булган коточкыч хәл барлык кешене тетрәндергәндер.

Бу көнне, 17сәгать 34 минутта, район эчке эшләр бүлегенеӊ кизү тору бүлегенә бистәнеӊ Казан юлы ягында, Зоя Космодемьянская урамында урнашкан «Рамиль» исемле кибеттә эшләүче кибетчегә пычак белән тән җәрәхәтләре ясау турында хәбәр керә.
Хәбәр ителгән урынга кичекмәстән килеп җиткән ведомстводан тыш сакчыллык бүлеге экипажы кибет эчендә канга баткан хатын-кыз гәүдәсенә тап була. Ул Балтач үзәк хастәхнәсенә озатыла, сатучы сүзләренә караганда, аӊа билгесез ир-ат пычак белән кадый, аныӊ кем икәнен ул тасвирлап бирә алмый. Күп кан югалтудан, сатучы ханым район үзәк хастаханәсенеӊ «Ашыгыч ярдәм» күрсәтү бүлеге булмәсендә җан бирә.
Җинаять урынына район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Равил Таҗетдинов һәм аныӊ урынбасарлары килеп җитә. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе тарафыннан оештырылган махсус төркем кирәкле опертив мәгълүматны туплауга, Казан шәһәренә качкан һәм шунда яшеренгән булырга тиешле, берничә тапкыр хөкем ителгән, 1982нче елда туган җинаятьчене тоткарлау өчен юлга чыга.
Казан юлы бик якын булса да, урап кайтулары гына 2 тәүлеккә якын сузыла. Чөнки җинаятьтә гаепләнүче, эзне Казаннан суытырга өлгерә. Аныӊ артыннан махсус төркем, ул яшеренергә мөмкин булган Алексеевск, Чистай шәһәрләрен тикшереп чыгып, Әлмәт шәһәренә килеп җитә.
Үзләренеӊ һөнәри бәйрәм көнендә дә, тиешле ял итәсе урынына, эчке эшләр хезмәткәрләре җинаятьчене ничек тә кулга алуныӊ нинди мөһим икәнен аӊлыйлар. Нәкъ менә Әлмәт шәһәрендә авыр җинаять эшләүдә гаепләнүчене, төнлә кизү тору һәм түземлелек нәтиҗәсендә, кулга төшерәләр.
11 ноябрь көнне ул Балтач бистәсенә алып кайтыла, сак астына утыртыла. Бугенге көндә махсус тикшерү эшләре алып барыла. Тиз арада авыр җинаять кылуда гаепләнүчене табуны тәэмин иткән һәм тотып алып кайткан эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт хисләребезне җиткерәбез, олы кайгы килгән сатучы ханымныӊ семьясыныӊ, якыннарыныӊ авыр кайгысын уртаклашабыз.
Фото: http://freesmi.by/raznoe/129811

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250