Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Авыл җирендә эшләгән пенсионерлар өстәмә акча алачак

Яңа елдан авыл җирендә 30 елдан артык эшләгән пенсионерлар, кайда яшәүләренә дә карамастан, пенсияләренә өстәмә алачак.

Бу хакта «Российская газета» Россия Пенсия фондына сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, 1992 елга кадәр күмәк хуҗалыкларда, машина-трактор станцияләрендә, колхозара предприятиеләрдә, совхозларда, крестьян хуҗалыкларында һәм авыл хуҗалыгы артельләрендә эшләү, һөнәр, белгечлек яки биләгән вазифаның атамасына да карамастан, авыл стажына кертеп исәпләнә.

1992 елдан соң өстәмә акчаны үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында мәшгуль булган гражданнар да алачак. Бу шулай ук авыл хуҗалыгы төп эшчәнлек төре булмаган структураларга да кагыла.

Мисал рәвешендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә торган оешмадагы прораб вазифасын, яки төп эшчәнлек төре авыл хуҗалыгы белән бәйле булмаган компаниянең үсемлекчелек һәм терлекчелек юнәлешендәге структур бүлекчәсенең диспетчер позициясен китерергә мөмкин.

Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков элегрәк 2022 елда картлык буенча иминият пенсияләрен 5,9 процентка индексацияләү турында хәбәр иткән иде.

Фото: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия