Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Авырлы хатынны үтергәннәр

Өйдә туры килгән беренче иреннән булган улы «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыра...

Россия Федерациясенеӊ Татарстан буенча Тикшерү комитеты Россия Федерациясенеӊ җинаять Кодексыныӊ 105 маддәсенеӊ 2нче өлешенеӊ «г» параграфы (авырлы хатын-кызны үтерү) буенча эш кузгаткан.

Тикшерүчеләр фаразлары буенча, Казан шәһәренеӊ Советская урамыныӊ бер йортында хатын-кыз белән язылышмыйча яшәүче салмыш 32 яшьлек ир-ат арасында гауга чыга. Хатын ирнеӊ беркайда да эшләмичә өйдә ятуына ризасызлык белдерә, 6 айлык көмәнле килеш шәхси машинасында кешеләр ташып йөрергә мәҗбүр икәнен аӊлатмакчы була. Исерек ир-атны бу сүзләр ярсыта гына, кулына пычак алып, аныӊ күкрәген яралый. Өйдә туры килгән беренче иреннән булган улы «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыра, әмма хатын хастаханәгә барган вакытта машинада җан бирә.

Тоткарланган ир-ат бу җинаять эшләүдә үзенеӊ гаебен таныган, хәзерге вакытта судка аны кулга алу алу турында юллама кертелгән, тикшерү эшләре алып барыла.

http://tatarstan.sledcom.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үтереш