Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Авырлы хатынның карынында бала үлгәннән соң, тикшерү башланган

Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов кушуы буенча күзәтчелек ведомствосы да тикшерү башлады.

Лениногорскида яшәүче 22 яшьлек йөкле хатынның баласы ана карынында үлгән. Әлеге мәгълүмат социаль челтәрләрдә таралган. Баланың үлеме расланган, бу вакыйгадан соң тикшерү башланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

«Пациент Республика клиник хастаханәсенә салынды, аңа тулы күләмдә бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, хәле канәгатьләнерлек», – дип хәбәр иттеләр агентлыкка Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов кушуы буенча күзәтчелек ведомствосы да тикшерү башлады. Бу хакта агентлыкка Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росздравнадзор) белгечләрен җәлеп итеп, ведомство пациентның хокуклары бозылу турындагы мәгълүматны тикшерәчәк. Җаваплы медицина хезмәткәрләренең гамәлләренә яки эшсезлегенә хокукый бәя бирәчәк. Хокук бозулар ачыкланган очракта, прокурор реакциясе чаралары күреләчәк», – дип сөйләде Руслан Галиев.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-avyrly-xatynnyn-karynynda-bala-ulgannan-son-tikseru-baslangan-5881823

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев