Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Айдар Хәйретдинов: “Эшләгән кеше лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш”

Утырышта Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, халык мәшгульлеге үзәге, салым хезмәте, статистика һәм башка хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.

Район советында “соры” хезмәт базары белән көрәш буенча ведомствоара административ комиссия утырышы булды.

Утырышта Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, халык мәшгульлеге үзәге, салым хезмәте, статистика һәм башка хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.

– Эшләгән кеше лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш. Әгәр эш бирүче хезмәткәргә яшәү минимумы күләменнән кимрәк түләсә, алар административ җаваплылыкка тартыла, – диде башкарма комитет җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез: РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елга яшәү минимумы күләмен билгели торган боерыкны имзалады, ул 11 653 сум булачак. Эшкә сәләтле кешеләр өчен — 12 702, балалар өчен — 11 303, пенсионерлар өчен 10 022 сум.

Айдар Хәйретдинов белдергәнчә, уртача хезмәт хакы күләме буенча без республикада арттагы урыннарда барабыз, бу беренче чиратта “соры базар” белән дә бәйле. Күп кенә эшмәкәрләр, салымнардан качып, хезмәт хакын конвертлата бирә. Теркәлмичә генә өендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә шактый. “Үзмәшгульләр” турындагы яңа канун нигезендә, алар белән дә аңлату-аңлашу эшләре алып барырга кирәклеге әйтелде.

Теманың дәвамы “Хезмәт” газетасының алдагы саннарында
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соры базар