Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Айрат Низамиев: Гомумән, “прокурор” сүзеннән куркырга кирәкми

2022 елнын 12 январендэ Россия Президенты В.В. Путиннын указы нигезендә Росиия прокуратурасының 300 еллыгы билгеләп үтелә.

Прокуратура  органнары  хезмәткәрләре  12 гыйнварда һөнәри бәйрәмнәрен  билгеләп  үтә. Быелгысы  аеруча истәлекле –   җәмгыять тормышында зур роль  уйнаучы мөһим дәүләт структурасына  300 ел тулды. Балтач районы прокуратурасы исә үзенә ышанып тапшырылган олы вәкаләтне – дәүләткә, җәмгыятькә, законга хезмәт итүне 85 ел дәвамында башкарып килә.

2022 елнын 12 январендә Россия Президенты В.В. Путиннын указы нигезендә Росиия прокуратурасының 300 еллыгы билгеләп үтелә.

Тарихи чыганаклардан куренгэнчэ, 1722 елнын 12 гыйнварында император Петр беренче  Сенат каршында генерал-прокурор вазифасы булдыру  турында указга кул куйган. Императорның уйлавы буенча, бу дәүләт органы хокук бозуларга, тәртипсезлекләргә, ришвәтчелеккә каршы торучы һәм гаделсезлеккә каршы корәшүче  орган булып торырга тиеш булган.

Еллар узу һәм дәүләт башындагы җитәкчелэәр алышынулар белән прокуратура органнарына куелган бурычлар, йөкләмәләр дә үзгәреш кичергән. Мәсәлән, 1917 елгы революциядән соң прокуратура органнары  юкка чыгарылган, бары тик 6 елдан соң 1923 елда гына СССР Югары суды каршында прокуратура  закон проектлары эшләүче  орган буларак оештырылган.  

Бүгенге заманча җәмгыятьтә  прокуратура органнары Россия Федерациясенеӊ «Россия прокуратурасы турындагы» законына нигезләнеп эшлиләр һәм һәр җирдә, һәр өлкәдә Россия Конституциясенен, законнарнын  төгәл үтәлешенә, дәүләт органнары тарафыннан кеше хокукларынын саклауны   күзәтчелек итәләр.

Прокуратура 2021 елда күзәтчелек эшчәнлегенең барлык юнәлешләрендә мәгълүм эш алып барды. Закон таләпләрен үтәмәүнең 476 очрагы ачыкланып, 231 вазифаи зат дисциплинар, 10  җитәкче административ җаваплылыкка тартылды. Закон бозуларнын күпчелеге – 317се гражданнарның ирекләрен һәм хокукларын саклау өлкәсенә туры килә.

Хезмәтне сакламауның – 21, вакытында эш хаклары  бирмәүнең 59 закон бозу очрагы ачыкланып, эш бирүчеләргә кисәтү ясалды.

Гражданнарның торакка булган хокукларын бозуларның 33 факты ачылды. Алар барысы да кеше мәнфәгатен кайгыртуга тиешле игътибар җитмәве турында сөйли.

Балигъ булмаганнарның  хокуклары өлкәсендә закон таләпләрен санга  сукмауның – 155, икътисад өлкәсендә – 118, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан файдалану белән бәйле 30 кыңгыр эш фаш ителде.

Кеше безгә теләсә нинди проблемасы белән мөрәҗәгать итә ала һәм прокурор халык өчен ачык булырга тиеш. Ел дәвамында 63 гражданның хокуклары   якланды.  Күпчелек  мөрәҗәгатьләр нигезле дип табылып, гариза бирүчеләр файдасына  уңай хәл ителде.

Гомумән,  “прокурор”   сүзеннән   куркырга   кирәкми. Халыкта төрле проблемалар була. Прокурор  гадел булырга, кешене тыңлый белергә, законны хөрмәт итәргә тиеш. Шуның өчен халыкка якын булырга тырышабыз.

Прокуратура коллективы белән дә таныштырып китәбез:
Коллективка   килгәндә,  минем Балтач районына прокурор вазифасына килгәнемэ  озакламый 5 ел була. Урынбасарым  Динар Салехов Балтач районына килгәнче Казанда  тәҗрибә туплап килгән белгеч.  Прокуратурада күп  еллар  эшләүче прокурор ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина,  өлкән белгеч Флеза Закирова, ижтимагый ярдәмче Лилия Вафина, машина  йөртүче Ришат Хөсәенов белән  уртак тел табып матур итеп эшлибез.   Барысы да үз алдына җаваплылык хисе куеп  вазифаларын башкаручы, дисциплиналы белгечләр.

Һөнәри бәйрәмебезне билгеләп  үткәндә нәтиҗәле  хезмәттәшлек  өчен  эчке  эшләр бүлеге, җинаять-башкару системасы хезмәткәрләренә,  судьялар корпусы белән  хезмәттәшлек турында  да   яхшы  фикерләр генә әйтәсе  килә. Котлау сүзләрен ветераннарыбызга да   җиткерәм.   Авырмасыннар, халык мәнфәгатьләрен яклап, бергә шулай матур итеп эшләргә язсын. Безгә прокуратурага  килгән кешене игътибар белән тыңлаячакбыз һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез.

Айрат Низамиев

Балтач районы прокуроры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура