Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Азат САБИРОВ: Закон үзе белән «уйнаганны» яратмый.

Суд биргән җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең Балтач муниципаль районындагы филиалы аша 2014нче елда 94 хөкем ителгән кеше исәптән узды.

Шулардан 14е төзәтү эшенә, 17се мәҗбүри эшкә, 6сының иреге чикләнгән булса, 57 кеше ирекләреннән шартлы рәвештә мәхрүм ителүгә хөкем ителделәр.
Шартлы рәвештә хөкем ителүчеләргә суд күп очракта өстәмә йөкләмәләр дә куя. Мәсәлән, яшәү яки эш урынын, җинаять җәзаларын башкару инспекциясенә хәбәр итмичә үзгәртү, айга яки атнага бер тапкыр инспекциягә теркәлергә килү, кичке 22 сәгатьтән иртәнге 6 сәгатькә тикле өйдә булу һ.б.
Әмма 2014нче елда шушы йөкләмәләрне сәбәпсез үтәмәгән өчен, шартлы рәвештә хөкем ителгән 5 кешене, җинаять җәзаларын башкару инспекциясе тәкъдиме белән суд ирекләреннән мәхрүм итте. Смәел авылыннан Зәкиянов Илдар, Зур Лызи 2нче бүлектән Иванов Виталий, Зур Лызи 1нче бүлектән Удодов Сергей, Балтачтан Илнур Абдуллин һәм Раил Нуриев шулай итеп ирекләре белән саубуллашырга мәҗбүр булдылар.
Мәсәлән, Удодов Сергейга Балтач район суды юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән гамәл өчен ирегеннән 2 елга мәхрүм итү җәзасын шартлыга калдырып, 2 ел сынау срогы бирде. Әмма Сергей төзәлергә уйламады, төпле итеп бер җирдә дә эшләмәде, аракы эчүен дәвам итте, җәмәгать тәртибен бозды һәм суд куйган өстәмә йөкләмәләрне явыз рәвештә үтәмәде. Нәтиҗәдә, Балтач район суды карары нигезендә, Удодов 2 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, колония поселениягә озатылды.
Язмамны төгәлләп шуны әйтәсем килә, инде кеше ялгышып суд каршына килгән, суд ышанып аны ирегендә калдырган икән, шул ышанычны аклап, тырышып җәмгыятьтә яшисе генә бит. Юк, кайберәүләр язмышны тагын бер «сынарга» уйлыйлар. Әмма закон үзе белән «уйнаганны» яратмый.
Азат САБИРОВ,
ТР җәзалар үтәү инспекциясенең
Балтач районында урнашкан
филиалы җитәкчесе, подполковник.
Фото: http://ej.ru/?a=note&id=11149

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250