Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Азык-төлеккә бәяләр арту турында прокуратураның кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин

Халыктан алынган барлык мәгълүмат күзәтчелек чараларын планлаштырганда һәм үткәргәндә кулланылачак.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан халкы азык-төлеккә бәяләр артуга бәйле мәсьәләләр буенча прокуратураның кайнар линиясенә шалтырата ала. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Товарларга бәяләр арту мәсьәләләре буенча махсус кайнар линия республика прокуратурасында сишәмбе, 15 декабрьдә, эшли башлаячак. Шалтыратуларны 18 декабрьгә кадәр кабул итәчәкләр.

Шалтырату 8 (843) 291-18-65 (профильле бүлек) 9.00 дән 18.00 гә кадәр һәм 8 (843) 291-18-81 (дежур прокурор) телефоннары буенча 18.00 дән 9.00 гә кадәр кабул ителәчәк.

Халыктан алынган барлык мәгълүмат күзәтчелек чараларын планлаштырганда һәм үткәргәндә кулланылачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәяләр арта