Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бакчаӊда нәрсә үстерәсеӊ?

Район эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, соӊгы биш елда наркотик яисә психотроп матдәләр булган үсемлекләрне зур күләмдә үстергән өчен Россия Федерациясенеӊ җинаять Кодексыныӊ 231матдәсенеӊ беренче өлешендә каралган җинаятьләр саны арта бара.

Район эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, соӊгы биш елда наркотик яисә психотроп матдәләр булган үсемлекләрне зур күләмдә үстергән өчен Россия Федерациясенеӊ җинаять Кодексыныӊ  231матдәсенеӊ беренче өлешендә каралган җинаятьләр саны арта бара. Әйтелгән вакыт әчендә бу юнәлештә район җәмәгать судлары тарафыннан  биш кеше төрле җәзага тартылган.

Иске Торҗа авылындә яшәүче берәү үзенеӊ бакчасында мәк чәчәген үстерә. Тикшерү вакытында «Papaver» сортлы мәкнеӊ 62 төп булуы ачыклана, һәм бу сорт мәктә наркотик матдәләр бар икәне билгеле. 10 төптән  арткан очракта мондый мәкне үстерү зур күләмдә, дип таныла. Бу кешегә язмача рәвештә кисәтү бирелсә дә, ул аны санга сукмый, нәтиҗәдә хөкем ителә һәм аӊа мәҗбүри эш билгеләнә.

Түбән Ушмада яшәүче бакчасында шушындый ук рәвештә 35 төп мәк үстерә. Нәтиҗәсе —  хуҗага 60 сәгать мәҗбүри эш билгеләнә.

Балтач район җәмәгать суд хезмәткәре С.Сафиуллина

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы