Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балаң җинаятьченең әшнәчесе булмасын дисәң...

 Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар. Бу дөньяда бер яшибез, юкса. Ә бәхетле булыр өчен ни кирәк? Тулы гаилә, әти-әни тигезлеге... Бәхетнең дә, бәхетсезлекнең дә башы гаиләгә барып тоташа.

Мәсәлән, Казаннан кайтып, Балтачта әбисе белән яшәүче егет иреккә чыккан кош сыман ни тели шуны эшләп тик йөри. Тәрбтибе дә бик начар, укуын да даими калдыра. Әбинең малайны тыеп торырга көче дә җитми, сәламәтлеге дә юк, әни кешегә улы бөтенләй кирәкми. “Минем аны тәрбияләргә көчем дә җитми, теләгем дә юк”, ди. Ә бала җинаять эшләсә, кемгәдер зыян салса, кем җавап бирәячәк? Тулы булмаган гаиләдә үсүче тагын бер егетнең уйламыйча да җинаятьченең әшнәчесе була язуын әни кеше балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышына килгәч белде. Йөрәк парәсен кадерләп үстергән әнинең бу минутларда ни кичергәнен чамалавы авыр түгел. Ияргән иптәшең үзеннән юньле булсын диләр бит.

Район үзәгеннән шактый ерак булган татар авылында ирле-хатынлы бер гаиләнең эчеп ятуы, балалар тәрбиясенә салкын караулары бернинди кысаларга да сыймый. Комиссия вәкилләре инде булыр айнырлар, балалар жәл, дип ничә тапкыр кичектрә килде. Инде Казанга барып ятып, дәваланырга  дигән карар чыгарылды, алай да эчүләрен ташламасалар, әлеге гаилә әти-әни хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

Комиссия эшендә шулай ук акча урлаган бер кыз бала буенча да кызу гына сөйләшү булды. Аңа үзе укыган белем йортыннан җәмәгать тәрбиячесе билгеләнде.

Әти-әниләр тормыш рәвешләре белән үзләренең генә түгел, балаларының да киләчәкләренә балта чаба. Уйланыйк, нәтиҗә ясыйк. Якты дөньяларга сау-сәламәт булып  аваз салган сабыйларны бәхеттән мәхрүм итмик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев